алсу фазлыева биография год рождения место рождения
Азат и Алсу Фазлыевы потеряли деньги, отдав Иркэ
По их словам, Иркэ распускала негативные слухи об их семье
Затем к ней присоединилась певица Ильсия Бадрутдинова. По ее словам, сейчас во многие вопросы в «Барс-медиа» вмешивается певица Иркэ, закрывая пути многим артистам татарской эстрады.
Элвин Грей выдвинул свою версию происходящего, выгородив Иркэ и обвинив заместителя генерального директора медиахолдинга Радика Артемьева, которому просто надоело быть на вторых ролях.
Фирдус Тямаев также не остался в стороне и рассказал о своих проблемах в последнее время с данной компанией.
Теперь в дискуссию вступили Азат и Алсу Фазлыевы. Они также опубликовали в своем Инстаграм видео-обращение, в котором рассказали о своих отношениях с певицей Иркэ.
По словам артистов, они были в хороших отношениях с ней. Но в один момент открыли для себя ее с новой стороны. В мае 2019 года они отдали Иркэ крупную сумму денег.
— Эти деньги мы собирали, чтобы оплатить долги по лечению нашей мамы. Мы должны были эти деньги отдать бизнесменам. Эти бизнесмены в курсе произошедшего. Но доверившись Иркэ, приняв близко ее семью, мы отдали ей эти деньги.
По словам артистов, обиднее стало не это, а те слухи, которые дошли до них. Семья Фазлыевых объявляла сбор денег на лечение их мамы от рака. В феврале 2019 года, еще до своей смерти, мама попросила их раздать эти деньги семерым детям-инвалидам.
— У каждого из вас есть мамы, есть папы. Скажите, пожалуйста, может ли болезнь ваших близких людей быть поводом для пиара?! – возмущаются артисты.
Фазлыевлар кызларына исем эзли
Алсу «кесарево сечение»дан соң. 2 көн яткан җиреннән бик тормады, авыррак булды. Шуңа күрә мин аның янында, бәбине мин карыйм.
21нче июнь көнне Фазлыевлар өченче тапкыр әти-әни булды. Хәзер алар күпбалалы гаилә статусына ия.
Алсу да, Азат та, бәби дә әлеге вакытта балалар табу йортында. Азаттан күпләр «Син анда нишлисең?» дип сорыйлар икән.
— Алсу «кесарево сечение»дан соң. 2 көн яткан җиреннән бик тормады, авыррак булды. Шуңа күрә мин аның янында, бәбине мин карыйм. Икебезне дә ашаталар, икебезгә аерым меню. Ашауга караганда мин бала тапканга күбрәк охшаганмын. Язылучыларым шулай дип көлә. Балалар табу йортында әйбәт шартлар, Аллага шөкер.
Балага «кызым» дип дәшергә өйрәнеп китә алмыйбыз. «Улым, ай, кызым» дип эндәшәбез. Малайлардан соң гел «улым»га тел борыла. Кыз бала бөтенләй башка төрле инде, шундый тәмле. Исни-исни аңымны югалта язам.
Исемгә килгәндә, әлегә төгәл вариант юк. 3-4 исем арасында сайланабыз. Бүген-иртәгә хәл итәргә иде. Сез дә ярдәм итә аласыз!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Җырчы Алсу Фазлыева: “Өйдә утырган хатын-кызларны аңламыйм”
Беренче карашка усалрак күренгән Алсу Фазлыева тормышта бөтенләй башка. Аның һәр әйбергә үз фикере бар. Әмма ул гадилеген югалтмаган. Сәхнә вәкилләре арасында бу сирәк күренеш.
— Алсу, сез “Саф хисләр” кызлар төркемендә иҗат юлын башлаган кеше. Хатын-кызлар арасында дуслык буламы ул?
— Бөтен күңелне биреп дус булырдай кешеләр юктыр ул. Сәнгать өлкәсендә дус булган кешеләрне күргәнем юк. Башка өлкәдә дусларыбыз бар. Бөтен серне дә сөйләп бетереп булмыйдыр, тик якын кешеләрем бар. Аларны мин бик күптән беләм. Озак еллар сыналган дуслык.
— Ә ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслыкка ышанасызмы?
— Ышанам! Андый танышларым да бар. Хәзер без яшьләр белән бик күп эшлибез. Шактый егетләр-кызлар дус булып йөри.
— Үз мәхәббәт тарихыгыз дуслыктан башландымы, әллә Азатка бер күрүдә гашыйк булдыгызмы?
— Азат минем арттан бик озак йөрде. Алай әйтү дә дөрес түгелдер, 8 ай гына очрашып йөрдек. Тик бик каты йөрде артымнан. Беренче гашыйк булу алдаучан буладыр. Кешене гамәлләре аша сыныйсың. Әти-әнисе белән таныштырганнан соң “бирештем”. Ул бәрәңге казый торган вакыт иде. Мин шул эшкә эләктем.
— Ә нәрсәсе белән җәлеп итә алды?
— Апаларына мөнәсәбәте белән. Гомумән, ул бөтен туганнарына бик зур хөрмәт белән карый. Яхшы күңелле кеше. Әти-әнисенә нинди мөнәсәбәте булса, сиңа да шулай караячак дип уйлыйм.
Без студент вакытта өйләнештек. Әгәр дә әзергә чыккан булсам, минем өчен кадере дә аның кадәр булмас иде. Әти-әни торырга тулай торакта бүлмә алырга ярдәм итте. Бер-беребезгә диплом эшләре язып, бергә укып бетердек. Безнең гаилә тормышын башыннан ук белгән кешеләр бар нәрсәгә дә үз көчебез белән ирешкәнне белә. Әти-әниләребез дә байлар түгел. Шуңа бар нәрсә дә безгә кадерле.
— Яшьли өйләнешкән парларга, үз тәҗрибәгездән чыгып, нинди киңәш бирер идегез?
—Сабыр булырга, бер-береңне тыңларга дигән сүзләр баналь яңгырар, бәлки. Минемчә, икеңнең дә уртак хыялы булырга тиеш. Безнең бернәрсә дә юк иде, шуңа хыяллар күп иде. Торагыбыз, машина турында хыялландык. Сәнгатьтә дә үз урыныбызны булдырырга теләдек. Болар бик вак һәм озаклап ирешелә торган максатлар.
— Хатын-кыз буларак, “йомшак” буласы килмиме?
— Бәлки минем фикер белән бөтенесе дә килешеп бетмәс. Ләкин мин өйдә утыра торган яшь хатыннарны аңлап бетермим. Сине әти-әниең укыткан, яшьлегең, матурлыгың бар, энергияң, көчең бар. Тек, чик, үзеңә шөгыль тап, иреңә бераз булса да ярдәм ит. Матди яктан хатын-кыз иренә ярдәм итәргә тиеш дип саныйм. Тормышта төрле хәл булуы бар: ирне эштән кыскартырга мөмкиннәр, аяныч хәлләр килеп чыгуы ихтимал. Үземнең тирәдә шундый хәлләргә юлыгып, югалып калганнар, паникага бирелгән хатын-кызларны шәхсән беләм.
“Йомшак” булып, үз урыныңны белергә кирәк инде ул. Тик тормышта үзеңнең ныклы баганаң булуы мөһим.
— Үзегез өйдә утыра алыр идегезме?
— Өйдә утыра торган кеше дип санамыйм үземне. Декретта да олы улым белән 6 ай гына утырдым. Аннан фотограф булып эшли башладым. Көне-төне эшли торган эш. Ул эшкә бик зур игътибар биргән вакытларымны кызганам, әлбәттә. Әмма бу минем өчен зур тәҗрибә һәм һөнәр булды. Икенче бала белән бер айдан эшкә чыктым. Үз теләгем белән түгел, шулай туры килде.
— Балаларыгызның бала вакытын күрми калганыгызга үкенмисезме?
— Алардан бөтенләй аерылып тормадым. Миңа җиңел булмады, арыла да иде. Тик безнең барлык эшләгән эшләребез алар өчен. Алар хәзер шуның җимешен татый.
Бала тәрбияләгәндә, әти-әни икесе дә бер фикердә булырга тиеш, диләр. Берсе сүккәндә, икенчесе якларга тиеш түгел.
Без Азат белән иң баштан ук сөйләшеп куйдык: мин орышканда ул кысылмый, ул орышканда мин сүз әйтмим. Безнең балалар бик мөстәкыйль. Эшебезгә бәйле рәвештә дә аларга шундый булырга туры килде. Укытучылардан да яхшы сүзләр генә ишетәбез. Өйдә булганда тәрбияне бирергә тырышабыз. Әби-бабайлар да үз өлешләрен кертә. Ярдәмчеләребез дә педагогик белемле, бик культуралы кешеләр.
— Малайларыгызны сәхнәдә күреп булырмы икән?
— Кечкенәсе әле җырлый, зурысының инде җырлыйсы килми. Ул инглиз телен бик ярата. Олы улыбыз Аяз бик җаваплы кеше. Ул балалар бакчасында йөргәндә үк, иртән тора, юына, киенә һәм безне кереп уятып, мине бакчага илтегез дия иде. Хәзер дә шулай. Сәгать ничәдә ятса да, иртән 6.30 да ул инде уянган була.
— Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?
— Бәләкәе рус балалар бакчасына йөрде, шуңа да русчаны күбрәк куллана. Ләкин без татарча сөйләшегез дип кисәтәбез. Без аларга үрнәк күрсәтергә тиеш, өйдә шуңа да татарча гына сөйләшәбез. Балаларыбыз татар лицеенда укый.
— Әни кеше буларак, улларыгызның башка милләт кешесенә өйләнүен кабул итәр идегезме?
— Әлбәттә, мин үз милләтебездән булган кешене теләр идем. Тик руслар арасында да төрле кешеләр бар, татарлар арасында да. Бу язмыш эше дип саныйм, шулай да үзебезнең милләттән булса, әлбәттә, сөенер генә идем.
Лилия ЛОКМАНОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Алсу Фазлыева: «Алты айлык баламны калдырып, заказлар кабул итә башладым…»
«Өйләнешеп бер-ике ел гына яшәгәчтер… Аяз туган гына иде, — дип хатирәләрен яңарта истаграмда җырчы Алсу Фазлыева. — Бервакыт Азат фотоаппарат күтәреп кайткан. Ул вакытта ди-джей булып эшләгән Азат: «Буш вакытларымда фотограф булып эшкә чыгам», — ди. Кредитка алган бу моны. Янәсе, тиздән сезон, тиз генә акча эшләп, бурычларны капламакчы бу. «Кит инде, синең тәҗрибәң юк бит!» — дим.
Шулай итеп туйлар сезоны башланды, ажиотаж — Азатның фотограф булып эшләргә һич кенә дә вакыты юк. Фотоаппат тик тора, ә кредитын ай саен түләргә кирәк. Аптырагач, алты айлык баламны калдырып, фотоаппаратны кулыма алып, заказлар кабул итә башладым. Үзем төшерәм, үзем шунда өйрәнәм. Беренче мәлләрдә туганнарны, дусларны…
Соңрак бу өлкәдә «профессионал» булу теләге уянды һәм киттем лицейга белем алырга. Георгий Алексеевич исемле танылган фотографның студенты булдым. Күп әйбергә өйрәндем мин анда. Табигатькә чыгып, матур кадрлар ясадык, туйларга бергә йөрдек. Тамашаларны фотога төшердек, хәтта яшүсмерләр утырган төрмәгә кадәр бардык.
Фотограф булып эшләү — Event-индустриягә керергә бер адым булган инде. Чөнки без шул рәвешле иҗатка: туйлардан сәхнәгә килеп чыктык. Сәхнәдән — NL-бизнеска. Шул фотоаппарат әле дә булса «йөртә» безне. Кредитка алынган фотоаппат».
Бүген инде җырчы гаилә шактый иркен яши. Сүз уңаеннан, әнә, өй дә салып яталар. Бу хакта Алсу үзе инстадусларына сторис аша сөйләде һәм төзелә башлаган өйләрен күрсәтте. Җырчы гаилә бу җаваплы эшне күптән башлаган инде, моңа кадәр халыкка күрсәткәннәре генә булмаган.
«Бөтен дөньяны көлдердегез» — Инстачылар Алсу Фазлыеваның киемен тәнкыйтьләгән
Комментарийларны беренчеләрдән булып Алсуның ире Азат Фазлыев язган: «Бик матур! Аңлаган кеше аңлый, аңламаганы аңламый».
Инстачылардан Азатка да эләккән. «Нәрсә аңларга соң монда? Матур белән ямьсезне, килешкәнне һәм килешмәгәнне хатын-кыз тиз күрә инде, ә монда күпчелек хатын-кыз яза. Бөтенләй кимсетеп язмагыз инде „аңламаганы аңламый“ дип. Ничек кенә бу киемнәрне мактасагыз да, Алсуга килешә торган түгел инде. Римма бер дә үзе киеп чыгып басмаган әле һәм кимәячәк тә», — дип җавап язган берәү.
Инстачылар Алсуның тәнкыйтьне кабул итә алмавын да сизеп алган.
«Комментарийлар көлке, сезнең кебек кешеләр тәнкыйтьне кабул итә белергә һәм русча хатасыз яза белергә тиеш инде. Сез бит һөнәрегез буенча укытучы бугай», «Бу Мәтрүнә әби кайсы авылдан дип сорыйсы килә. Мактаганны бик яратасыз, тәнкыйтьне дә кабул итегез», «Алсу, сез тиздән өченче тапкыр әни буласыз, әйеме?» Бу стилист сездән көлә бугай. Болай да таза инде сез, тагын да таза күрсәтә торган киемнәр кидерткән», «Тизрәк салып атыгыз бу киемнәрне, бөтен артистлар көлә бит», «Сез бүген клоун. Бөтен дөньяны көлдереп, кәефне күтәрдегез» һ.б. кебек комментарийлар күп калдырганнар.
Бу кадәр ябырылуга стилист та җавап бирергә теләгән, тик мондый киемнәр кидереп нәрсә күрсәтергә теләгәнен генә аңлатып бирә алмаган.
«Алсуга бу стиль килешми дип язасыз. Һәр кешенең буй-сыны, тышкы кыяфәте төрле. Мин шуннан чыгып эш итәм. Кайдадыр без күрсәтергә, кайдадыр яшерергә тиеш. Күпләрегез Алсуны концерт образларында күрергә күнеккән. Ә монда ул башка… Менә шул инде аның мәгънәсе», — дип язган җырчының стилисты Римма Садыйкова.
Алсуның киемен ошаткан берничә кеше дә бар, кемдер аны бәби көтәдер дигән, ә иң яхшы киңәшләрнең берсе — стилистны алмаштырырга тәкъдим иткәннәр.