венер фаттахов биография на татарском языке
Венер ФӘТТАХОВ шигырьләре
Венер ФӘТТАХОВ шигырьләре запись закреплена
Венер Фаттахов
Нәрсә булыр дисең үрсәләнеп,
Хафаланасың бер дә юкка.
Сөйләрләр дә бер тынарлар әле,
Показать полностью.
Гел булмабыз игътибар-чутта.
Язлар килер, китәр, көзләр җитәр,
Җәйләр саен җиләк җыярбыз,
Ә кышларын камин алларында
Сагыш җебен тартып туярбыз.
Ә сызлаулар, борчылулар бетмәс,
Дәва бирә алмас ялгызлык.
Уй, хисләрне камап алган җилләр
Эзләп йөрер берәр явызлык.
Төштә генә йөрәкләрне чәнчеп,
Ханҗәр булып керер сызлану.
Мендәрне тешләсәң, үксеп алсаң,
Вакытлыча гына шул дару.
Венер ФӘТТАХ 20.11.2016 ел
Венер Фаттахов запись закреплена
ӘНКӘЙ ГӨЛЛӘРЕ
Гөлназ Фәхертдинова көе
Тормыш йөртә еракларда,
Сагындырып туган якны.
Показать полностью.
Эх, кайтып бер урарга дип,
Кем сагынмый икән балачакны.
Кайтсаң иде туган якка,
Әнкәй көтеп торган йортка.
Шул чак кадерсез үтте дип
Зарланабыз инде хәзер юкка.
Кушымта:
Тормыш безне төрле якка
Дөнья буйлап тарата.
Өмет, хыял чит җирләрдә
Бәхет эзләп алдата.
Ә бит өйдә әнкәй көтә,
Көтә шиңмәс гөлләре,
Күз алдында гына тора
Миңа дигән мендәре.
.
Кайтам әле әнкәемә,
Сәлам бирәм яшьлегемә.
Сагынудан еласам да,
Тик күрсәтмим аңа яшьне генә.
Әнкәй көтә, йортым көтә,
Көтә мине хатирәләр.
Яшьләрем кибә дә бетә,
Әнкәйнең гөлләре ямь бирәләр.
«Ак оектан төшкә керде»: Венер Фәттаховның хатыны Гүзәлия кызының туган көнендә үлгән
Популяр җырларның сүзләре авторы Венер Фәттаховның хатыны Гүзәлия ханым тугыз ел дәвамында яман чир белән көрәшкән. Ул 6 декабрь — кызының туган көнендә вафат булган. Хатыны үлеменнән ун көнләп вакыт үтсә дә, Венер әфәнде күз яшьләрен тыеп тора алмады.
Тугыз ел элек Гүзәлия ханым тире туберкулезын (системная красная волчанка) йоктырган. Венер әфәнде сүзләренчә, ул онкологиягә тиң авыру. «Без аны бик сакладык, әмма җәй көне ике ай дәвамында температурасы югары торды, табиблар яман шешнең дүртенче стадиясен куйдылар. Безнең ышаныч юк иде», — дип сөйләде ул.
Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары әниләре эзеннән китеп, педагог булганнар. Гүзәлия ханым гомер буе балалар бакчасында музыка белгече булып эшләгән. Ул музыка училищесын тәмамлаган, җырчы булырга теләгән. «Балалар өчен хушы китә иде. Артист тормышы авыррак булганга, ул гаиләне, балаларны сайлады. Эштән өйгә кайтканда һәрвакыт оныкларга бүләк алып кайтты. Балалар икесе дә әниләре кебек педагог булдылар, хәзер ике оныгыбыз бар», — дип сөйләде Венер Фәттахов.
Ул беренче танышуларын искә алды. Венер әфәнде Дүртөйледә участок инспекторы булып эшләгән вакытта, район концертында Гүзәлия ханымның чыгышын күреп кала. Ул училищедан практикага кайткан булган. Шунда ук: «Ул минеке», — дип уйлап куйган.
Венер әфәнде аңа «гүзәлем» дип эндәшә торган булган. «Азаккы вакытта „мамочка“ дип эндәшә идем мин аңа. Ул сүз хәтеренә уелып калды булса кирәк. Соңгы сәгате нык авыр булды. Ул сызланды, ыңгырашты. Шул „мамочка“ сүзен кабатлап, кулымда җан бирде. Малай белән кыз да яныбызда иде. Аңа кадәр ашыгыч ярдәм чакырткан идек, күп калмавын хәбәр итеп киттеләр. Мин аңа сәгать саен табиблар әйткән даруларны кадап тордым, берсе дә ярдәм итмәде, эчтән яна иде ул», — дип сөйләде ул.
Венер әфәнде хәрби кеше булса да, хатынын югалтуны кабул итү аңа авыр бирелә. Ул хатын гына түгел, ә фәрештә иде, ди. Венер әфәнде егерме мең шигыренең яртысын хатынына багышлаган. «Ул әле дә күз алдымнан китми, күңел елап тора. Ап-ак оекбаш киеп, төшемә керде, ул төшне шигырь юлларына да салдым», — ди ул.
Ак оектан кердең төшемә
Ап-ак төсне иш иттерде Ходай
Якыннан да якын кешемә.
Карлардан да аграк ак оектан
Килеп кердең минем төшемә.
Изге җаның пөхтә челтәрләргә,
Сафлык төсләренә төренгән.
Җиргә тими атлый аякларың
Нурлар чәчеләләр иңеңнән.
Әле кайчан гына кулларыңны
Өшемәсен дип уа идем.
Аягыңа иренемне терәп,
Чирләреңне мин куа идем.
Кочыйм диеп каршы чыккан идем
Ни эшләптер буем җитмәде.
Куллар болгап томанда югалдың
Язмыш бергә алып китмәде.
Ап-ак төсне иш иттерде Ходай
Якыннардан якын кешемә.
Җирдә чир тәмугын үттең, инде
Томаннарда берүк өшемә…
Гүзәлия ханымны Чакмагыш районына туган авылына кайтарып җирләгәннәр. Венер әфәнде аның янында үзенә дә урын алып куйган…
Гүзәлия ханымның гаиләсенең һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз!